Лениногорскида баскыч мәйданчыгында калдырылган коляска янып киткән

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

2025 елның 24 октябрендә Лениногорск шәһәренең күпфатирлы торак йортында янгын чыккан. Баскыч мәйданчыгында калдырылган коляска яна башлаган. Һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Хәзерге вакытта булган хәлнең шартлары ачыклана.

ТР ЛМР буенча профилактика һәм янгын күзәтчелеге бүлеге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 20.4 маддәсе нигезендә административ җаваплылык каралган.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Янгын чыкканда  бу хакта «101», яки «112» телефоннары буенча хәбәр итегез .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International