"Лениногорск политехника көллияте" дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә АІ АІІ, В, С, D, Е, F категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә укыган чыгарылыш сыйныф укучылары арасында имтихан булды.имтиханда катнашучыларның үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү, машиналарны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтихан бирүчеләрнең машина йөртү күнекмәләре тиешле категориядәге техникада тикшерелде.
АІ, АІІ категорияле юлдан тыш автомототранспорт чаралары белән идарә итү хокукын алуга гариза биргән 8 кандидатның 7се имтиханны уңышлы тапшырды, 1се тапшырмады; В, С, D, E, F категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алуга имтихан тапшыруга гариза биргән 30 кандидатның 21е аны уңышлы тапшырган, 2се килмәгән, 7 кандидат имтиханны тапшырмаган. Имтихан нәтиҗәләре буенча укучыларга тиешле категориядәге тракторчы — машинист таныклыклары биреләчәк.
Имтиханга килмәгәннәр һәм аны беренче тапкыр тапшырмаганнар өчен кабат имтихан билгеләнгән.
Лениногорск һәм Лениногорск муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы И.Н. Галимов