Лениногорскиның Никахлашу сараенда «көмеш» юбилярларны - Мортазиннар гаиләсен хөрмәтләделәр.
Көмеш нәфислекне, тынычлыкны һәм чисталыкны гәүдәләндерә, шуңа күрә күпме еллар бергә яшәгән парлар үзләренең мәхәббәт һәм тугрылык хөрмәтенә көмеш туй үткәрәләр.
Фәрит Илфат улы «Шифа»ТПК ҖЧҖ директоры вазыйфасын башкара. Раушан Габдрәшит кызы-Лениногорск балалар йорты директоры. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен күп тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр. Аларның өч искиткеч баласы бар-ике ул һәм бер кыз. Балаларны хезмәт сөючән, җаваплы һәм игелекле кешеләр итеп тәрбиялиләр.
Юбилей уңаеннан тантанада аларның исемнәре Лениногорск районының юбилярлар Мактау китабына кертелде, анда ир белән хатын үз имзаларын куйдылар. Көмеш (ак алтыннан) балдаклар алмаштылар, вальс биеделәр.
ЗАГС хезмәткәрләре Мортазиннар гаиләсенә никахлашу турында юбилей таныклыгы тапшырдылар һәм мәхәббәтнең ныгуын теләделәр. Өегездә һәрвакыт ямь, җылылык, шатлык һәм муллык хөкем сөрсен.