Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Мария Исаева социаль куркыныч хәлдә булган һәм хокук бозган гаиләләрдәге балаларның юл хәрәкәте иминлеге инспекторы белән очрашу оештырды.
Очрашу әңгәмә формасында узды,аның максаты балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, хокукый белемнәрне пропагандалау, мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру, катлаулы ситуацияләргә тәнкыйди анализ ясау иде. Хокук бозулар төрләре, затларның хокукка каршы гамәлләр статистикасы, үсеп килүче буынга тискәре йогынты ясый торган кешеләрнең мәдәни дәрәҗәсе түбән булуы турында фикер алыштылар.
Профилактик эшнең яшүсмерләр арасында хокук бозулар санын сизелерлек киметүе, куркынычсызрак җәмгыять булдыруга ярдәм итүе мөһим.