Лениногорск Мәдәният сараенда «Безнең йорт — Татарстан»республика этномәдәни фестиваленең зона этабы узды. Чара "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы" федераль проектының "Гаилә" илкүләм проекты кысаларында узды.
Фестиваль ел саен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи баетуын ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру максатында үткәрелә, быел фестиваль инде 12 нче мәртәбә уздырылды.
Республиканың алты районыннан: Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чирмешән, Ютазы һәм, әлбәттә, Лениногорск районнарыннан 642 катнашучы ТРда яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен чагылдырган 80нән артык номер күрсәттеләр
Барлык коллективлар һәм катнашучылар фестиваль дипломнары белән бүләкләнделәр. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча сайлап алу турларының иң яхшы коллективлары 4 ноябрьдә Казанда узачак Халыклар бердәмлеге көненә багышланган фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак.