Шулай килеп чыкты ки, мин үз автомобилемне түләүле парковкада саклаган өчен түләү турындагы квитанцияне (чекны) югалттым. Квитанцияне югалткан очракта мин үз автомобилемне ала алырмынмы?
Әйе, ала аласыз. Түләүле парковкаларда транспорт чараларын саклау буенча хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен нигезендә, шартнамә төзүне раслаучы документ (сакланып калган расписка, квитанция яки башка документ) югалган очракта, кулланучы бу хакта башкаручыга хәбәр итәргә тиеш. Бу чакта транспорт чарасы кулланучыга аның шәхесен таныклаучы документ һәм транспорт чарасына милек (файдалану, күрсәтмә) хокукын раслаучы документлар күрсәтү буенча язма гаризасы нигезендә бирелә.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.