19 октябрьдә 15 сәгать 27 минутта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 66нчы янгын сүндерү частенә янгын турында хәбәр килә.
Куакбаш авылы, Маяковский урамындагы 24нче йорт януын шаһитләр хәбәр итә.
Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, йортның 26 кв. метр мәйданын ялкын чолгап алуын күрә.
Янәшәдәге корылмаларга ут таралу куркынычы булмаган. Бәхеткә өй эчендә кешеләр дә булмый.
Янгынның беренчел сәбәбе мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр итә лениногорск янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Дамир Вильданов.