Лениногорскида нефть техникумының актлар залы базасында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды. Чарага республиканың аграр тармагының төп белгечләре җыелды.
Киңәшмә эшендә «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Марат Нилевич Гbрфанов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Александрович Яшин һәм «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Леонидович Новичков катнашты.