Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе базасында Г.Тукайның «Пишут поэты победную песню, народную славу они обрели...» (Фатих Кәрим)XV махсус укучылар конкурсының район этабы узды. Конкурс гражданлык һәм хәрби батырлыкка, Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Ул "Профессионалитет" федераль проектының "Яшьләр һәм балалар"илкүләмпроекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Конкурста катнашучылар, мәктәп этабында җиңүчеләр, жюрига танылган татар шагыйрьләренең татар һәм рус телләрендәге шигырьләрен тәкъдим иттеләр.
Район этабында җиңүчеләр:
Фәтхетдинова Диләрә, Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 класс укучысы;
Гатин Ислам, Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы;
Вафина Диана, Тимәш урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.
Җиңүчеләр безнең районны 2026 елның апрелендә узачак республика этабында тәкъдим итәчәк.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга иҗади уңышлар телибез!