Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда 8 пар никахлашкан. 15 октябрьгә кадәрге чор "Алтын көз" дип атала. Бу көннәрдә туйлар аеруча матур.
Яңаязылышкан яшь парларны туй көне белән котлыйбыз! Сезгә зур, якты һәм үзара мәхәббәт телибез. Бүгенге кебек, бер-берегезгә карата һәрвакыт дулкынланучан һәм назлы булыгыз. Бер-берегезне саклагыз. Бер-берегезгә вакыт табыгыз: сәяхәт итегез, ял итегез, ләззәтләнегез. Һәм бары тик бәхетле булыгыз!