14 октябрьдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:
Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз.
Урамда булсагыз:
Җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак урнашкан биналарга ышыкланырга тырышыгыз.
Бинада булсагыз:
Әгәр сез булган бинаны (бинаны) су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.
Шәхси транспортта булганда:
Су баскан урыннардан үтәргә тырышмагыз. Иң кырый уң рәткә (юл читенә) әкрен генә күчегез һәм, ашыгыч тормозга бармыйча, хәрәкәтегезне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм коеп яуган яңгырның туктавын көтегез.
Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне куллар яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга, шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә-идәнгә яту яхшырак.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.