Урмышлы авыл җирлегендә "Татнефть" гранты ярдәмендә яңа стадион һәм балалар мәйданчыгы барлыкка килде.
«Татнефть» компаниясенең грант программасы нәтиҗәсендә 2 ел элек стадион барлыкка килде. Быел проектның дәвамы буларак, заманча балалар мәйданчыгы «үсеп чыкты».
Хәзер урмышлыларның үсеп килүче буынының актив балачак өчен бар нәрсәсе дә бар: өлкән балалар өчен тренажерлардан алып, сабыйлар өчен куркынычсыз таган һәм таучыкларга кадәр. «Татнефть» кә уңайлы мохит тудырганы һәм авыл халкын кайгыртканы өчен рәхмәт.