Лениногорскида булачак әниләр өчен мастер-класс үткәрделәр

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Вахитова Алсу Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлеге белән берлектә йөкле хатыннар көненә багышланган «Счастье внутри» дигән мастер-класс оештырган. Бу чара чын иҗат һәм үзеңне кайгырту бәйрәменә әверелде.

Булачак әниләр үзләренең фантазияләрен күрсәтә һәм үз куллары белән уникаль эшләнмәләр-кулдан эшләнгән балавыз шәмнәр ясый алдылар. Һәр катнашучы үз шәме өчен ошаган дизайнны сайлый ала иде. Оештыручылар җылы гаилә атмосферасы булдыруга аерым игътибар бирделәр.

Күп кенә булачак әниләр мастер-класска  балалары белән килделәр, алар шәмнәр ясау процессында актив катнаштылар. Мондый уртак шөгыль гаилә бәйләнешләрен ныгытырга һәм сабыйны көтү процессын тагын да шатлыклырак һәм эмоциональ яктан байрак итәргә мөмкинлек бирде.

Мастер-класс тәмамлангач, булачак һәр әни үзе ясаган уникаль шәм алды. Катнашучылар уңай бәяләмәләр белән уртаклаштылар һәм мондый кызыклы һәм файдалы инициатива өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International