Лениногорск районы Керкәле авылында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Лениногорск районы Керкәле авылында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды.

Керкәле авыл җирлеге башкарма комитетын ачуда «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Марат Гирфанов, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Әгъзам Саматович халыкка мөрәҗәгать итеп:

Сезнең районда шундый өч бина төзелде, алтысы ремонтланды. Безнең өчен муниципаль хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим. Төзүчеләргә аерым рәхмәт - алар бик яхшы эш башкардылар. Бирегә, һичшиксез, үзләренең көнүзәк мәсьәләләрен хәл итү өчен авыл кешеләре киләчәк, - диде

Әлеге мөһим проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 12 млн. сум акча бүлеп бирелгән.Бу авыл инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертү, ул безнең территорияләргә игътибар бирелүен раслый.

Хәзер җирлекнең бөтен архивы тиешле шартларда сакланачак, бу исә тарихны һәм киләчәк буыннар өчен документларны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы җитәкчелегенә район ихтыяҗларына игътибарлы булулары, муниципалитетлар өчен программаларның күптөрлелеге өчен рәхмәт белдерәбез.

Фото: ЛМР матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International