Лениногорскилылар өченче урынны алдылар

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Гражданнар оборонасы көне алдыннан Казанда гражданнар оборонасының штаттан тыш формированиеләренең республика ярышлары узды.

Лениногорск муниципаль районыннан ярышларда «Лениногорскгаз» ЭПУ санитар посты һәм «Лениногорскнефть»нефть-газ табу идарәсенең радиацион-химик күзәтү посты командалары чыгыш ясады.

Ярышлар йомгаклары буенча Лениногорск муниципаль районы гомумкоманда буенча 3 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International