Лениногорскида өлкән ветераннарны хөрмәтләделәр

2025 елның 3 октябре, җомга

Лениногорск районының "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге директор урынбасары һәм мөдире Лениногорск районы ветераннар советы белән берлектә атказанган ветераннар белән очрашты.

Аларга "Гаилә" милли проектын гамәлгә ашыру, озак вакытлы кайгырту системасы, Аренда пункты һәм "Кайгырту мәктәбе" эше турында хәбәр иттеләр. Шәһәребезнең һәм районның өлкән буын кешеләре өчен "Алтын еллар - Золотые годы " республика проектының "Кайгырту" сайтында урнаштырылган чаралар исемлеге күрсәтелде. Әлбәттә, анда катнашучыларны искиткеч бәйрәм белән котладылар , рәхмәт , хөрмәт белдерделәр.

         Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 30 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Халыкара өлкәннәр көненә багышланган берничә чара оештырдылар һәм үткәрделәр.

        Волонтерлар белән берлектә, "Ярдәм якын" чарасы кысаларында социаль хезмәткәрләр адреслы социаль ярдәм күрсәттеләр. Өлкән яшьтәге гражданнар социаль-көнкүреш хезмәтләрен бушлай алдылар: бакча- эшләре, тәрәзәләрне юу, фатирларны һәм йортларны, йорт яны территорияләрен чистарту.

        "Игелек һәм хөрмәт билгесе" программасы буенча хәрәкәте чикләнгән социаль хезмәт алучыларны өйдә хөрмәтләделәр.

       Һәм һәрвакыттагыча, хезмәт күрсәтүчеләрне ел саен үткәрелә торган "Көз бүләкләре" акциясе - яшелчә культураларын картларның өенә хәйрия белән китерү сөендерде.

      Бәйрәм өлкән буын проблемаларына һәм ихтыяҗларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итүгә һәм аларның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарны социаль актив булырга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International