1 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Үзәк китапханә белән берлектә Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган «Кайгырырга кирәкми» исемле иҗади очрашу үткәрделәр.
Очрашуның максаты-бәйрәм рухы тудыру һәм өлкән буынга игътибарлы булу.
Бәйрәм башында «Волонтер» үзәге волонтерлары, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар, шигырьләр укыдылар һәм нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм озын гомер теләделәр. Хөрмәтле пенсионерлар өчен волонтерлар көче белән концерт әзерләнгән иде. Программада яраткан җырлар, шигъри әсәрләр яңгырады.
Чараның йомгаклау өлеше аеруча җылы булды: дусларча чәй эчкәндә кунаклар формаль булмаган шартларда аралаша, истәлекләре белән уртаклаша алдылар һәм яшьтәшләре арасында рәхәтләнеп вакыт үткәрделәр. Бәйрәм тагын бер кат игътибар һәм кайгыртуның алтын яшьтәге кешеләр өчен иң кыйммәтле бүләкләр булуын раслады.