Мәгълүмати-аңлату эшен уздыру кысаларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече ТР Дәүләт алкольголь инспециясенең Әлмәт территориаль органы белгече белән берлектә видеоконференция режимында «Лениногорск политехник көллияте»ДАҺБУ студентлары өчен финанс белеме буенча лекция-семинар уздырды.
Чара Студент яшьләр арасында финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелде.
Лекция-семинар барышында күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре төрле товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда кредит килешүләре төзү процедурасына аерым игътибар бирделәр. Аерым алганда, кулланучылар кредиты бирү турындагы гаризаның эчтәлегенә, финанс бирү шартлары һәм тәртибенә, товарларның йомгаклау бәясенә аерым игътибар бирергә кирәк булган төп нечкәлекләрне яктыртып, шулай ук иминиятләштерү хезмәтләрен күрсәтү шартнамәсен төзегәндә һәм аны ирекле рәвештә өзгәндә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп таләпләре яңгырады. Моннан тыш, займ килешүләре төзегәндә микрофинанс һәм банк оешмалары вәкилләре һәм коллектор агентлыклары хезмәткәрләре белән хезмәттәшлекнең төп моментлары яктыртылды.
Шулай ук күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре һәм телефон аша банк счеты яки түләү картасы яки банк картасының пин кодын хәбәр итүне сорап мөрәҗәгать итүче таныш булмаган затлар белән аралашканда уяу булырга кирщклеген искә төшерделәр.
Лекция-семинарны тыңлаучылар күзәтчелек ведомстволары белгечләренә видеоконференция үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм барлык бирелгән сорауларга тулы җаваплар алдылар. Шулай ук «сорау-җавап»форматында мондый очрашуларны арттыру турында теләк белдерделәр.