Татарстан Республикасының Лениногорск районында «Без – татарлар»милли спорт төрләре буенча III Спартакиада узды

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Лениногорск районында Фәрит Нәбиуллин җитәкчелегендә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Лениногорск муниципаль районы һәм «Алмакай» ат ишегалды ярдәмендә оештырылган «Без – татарлар» милли спорт төрләре буенча III Спартакиада узды.

Чара 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булган һәм халыкның барлык категорияләре өчен спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Aизик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә узды.

27 сентябрьдә катнашучылар өчен мәдәни программа үтте, алар музейларда булдылар, шәһәрнең истәлекле урыннарын карадылар.

28 сентябрьдә Югары Каран авылындагы  "Алмакай" ат утраы базасында милли спорт төрләре буенча  ачылу тантанасы үтте, анда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Хөснетдин кызы Вагыйзова, Милли шура әгъзасы Фәнир Гыйльметдин улы Галимов, Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Зөфәр Мөнир улы Вәлиәхмәтов, Татарстан Республикасы күп төрле атлы ярышлар федерациясе президенты Фәрит Мәсәбих улы Нәбиуллин һәм башкалар чыгыш ясады

«Без – татарлар» милли спорт төрләре буенча III Спартакиада кысаларында Татарстан Республикасыннан, Пермь краеннан (Барда авылы), Киров өлкәсеннән, Краснодар краеннан (Сочи шәһәре), Самара өлкәсеннән һәм Лениногорск районыннан 100 дән артык спортчы катнашты.

Спартакиада турында тулырак монда: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2455073.htm

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International