Лениногорск районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чаралары авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына диспансеризация үткәрү өчен китерү буенча «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үзәк район хастаханәсе һәм медицина – санитария бүлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Өлкән яшьтәге гражданнарны район хастаханәсендә табиб-терапевтлар кабул итә. Илтү чаралары аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын җиңеләйтә, үз сәламәтлекләрен уңайлы күзәтергә мөмкинлек бирә. Өлкәннәр диспансеризация, тар белгечләр, флюорография, маммография, вакцинация узарга мөмкин.
29 сентябрьгә проектта 65 яшьтән өлкәнрәк 808 граждан катнашты. Ведомствоара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә авыруларны ачыклау яки кисәтү буенча эш дәвам итә.