Луганск Халык Республикасында Россия Герое, якташыбыз Дамир Исламовка мемориал һәм аллея ачылды

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Луганск Халык Республикасының Северодонецк районы Золотое шәһәрендә Россия Герое, якташыбыз Дамир Исламовка багышланган мемориал һәм аллеяны ачу тантанасы булды.

Бу истәлекле урын азат итүче сугышчыларның батырлыгын мәңгеләштерү өчен «Туризм һәм кунакчыллык» илкълщм проектының «Геройлар йөзе» федераль проекты кысаларында булдырылган.

Ачылу тантанасында Татарстан делегациясе катнашты. Чарада Лениногорск муниципаль районы башлыгы Марат Гирфанов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Ринат Садыйков, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков, шулай ук Геройның сеңлесе Динара катнашты.

Аллея һәм мемориал Золотое шәһәрендә Дамир Исламов экипажы үзенең үлемсез батырлыгын башкарган урыннан ерак түгел урнашкан. Бу истәлекле урынны аеруча әһәмиятле һәм символик итә.

Тантанада чыгыш ясап, Марат Нилевич Гирфанов «СТЕНА» ҖЧҖ компаниясенә һәм шәхсән Алексей Купцовка бу инициатива һәм шундый мөһим проектны гамәлгә ашыру өчен зур рәхмәт белдерде. Шулай ук Первомайск шәһәр округы башлыгы Сергей Колягинга тарихи хәтерне саклау эше өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Мемориал һәм аллея ачылу-якташыбызга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә тарихи хакыйкатьне саклауда мөһим адым да. Дамир Исламов һәм аның иптәшләренең батырлыгы турындагы истәлек Татарстанда да, Донбассның азат ителгән җирләрендә дә киләчәк буыннарның йөрәкләрендә мәңгегә сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International