Лениногорскида хәрби операциядә катнашучының кызларына ярдәм күрсәтелде

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Татарстан филиалының  Лениногорск социаль координаторы Наталья Менжаева белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучының кызларына ярдәм күрсәтте.

«Россия Федерациясендә пробация турында» Федераль закон кысаларында Альфред Насыйров һәм  Наталья Менжаева  махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзаларын – ике бертуган кызларны кабул итте.

Фондның социаль координаторы Наталья Менжаева СВОда катнашучы хәрбинең кызларына закон нигезләмәләре, махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары турында аңлатты һәм таныштырды. Аннары әлеге ярдәм чараларын алу өчен документлар җыю, әзерләү һәм тапшыру тәртибен дә сөйләп узды. 

Пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров билгеләп үткәнчә: «һәркемгә ярдәм кирәк. Җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтә». 

Җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре даими нигездә гамәлдәге законнар кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр. Әлеге эш якыннары Ватан мәнфәгатьләрен яклаучыларга лаеклы шартлар тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләтнең социаль сәясәтенең мөһим өлеше булып тора. СDJда катнашучының бер генә гаиләсе дә кирәкле ярдәмсез калмасын өчен мондый инициативалар киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International