Лениногорскида «Милләт кроссы – 2025»массакүләм йөгереше узды

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Лениногорскида И.И Хәсәнов исемендәге спорт комплексы территориясендә «Милләтләр кроссы-2025»Бөтенроссия спорт – масса йөгереше зур уңыш белән узды. Бу вакыйга чираттагы тапкыр сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә омтылучы йөзләгән шәһәр халкын берләштерде.

Стартка шәһәр мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, шулай ук «Өченче буын» вәкилләре чыкты һәм спортның яшь чикләре булмавын исбатлады.

Аны ачу тантанасын Марат Нилевич Гирфанов үткәрде. Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул барысына да уңышлар, җиңел дистанция, яхшы кәеф  теләде.

Төп йөгерүләр алдыннан «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды, анда җирле предприятие һәм оешмаларның 100дән артык хезмәткәре катнашты.

Гомумән алганда, «Милләт кроссы» нда 400 гә якын кеше катнашты. Үз категорияләрендә җиңүчеләрнең һәм призерларның барысы да лаеклы медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Лениногорскта "Милләт кроссы – 2025" җиңүчеләре һәм призерлары

«Өченче буын»ир-атлары:

  1. Халиков Якуп – 1.47.2

  2. Тимерханов Денис-1.48.30

  3. Шәмсуллин Илгиз-2.31.15

«Өченче буын»хатын-кызлары:

  1. Усманова Фәридә-2.31.5

  2. Тимерханова Динара-2.31.7

  3. Шәмсуллин Илгиз – 2.34.8

8-9 сыйныф егетләре:

  1. Вентнагель Эмиль-2.58.9

  2. Зарубежнов Серафим-2.59.5

  3. Хакимов Айдар-3.03.8

8-9 сыйныф кызлары:

  1. Хисмәтуллина Камилә – 3.40.0

  2. Галиева Эвелина-4.03.0

  3. Мизгирева Арина-4.23.0

10-11 сыйныф егетләре:

  1. Шеховцов Кирилл – 3.16.6

  2. Винников Ярослав-3.20.2

  3. Белоусов Кирилл – 3.24.1

10-11 сыйныф кызлары:

  1. Долголаптева Ника-4.14.4

  2. Хафизова Риана-4.26.5

  3. Әмерова Эмилия-4.37.8

Уку йортлары егетләре:

  1. Вацков Денис-2.54.0

  2. Сәмигуллин Динар-2.55.2

  3. Румянцев Захар-2.55.5

Уку йортлары кызлары:

  1. Строгонова Ника-3.52.8

  2. Токмачева Радмила-3.56.3

  3. Суркова Кира – 3.58.0

Предприятие һәм оешма ир-атлары:

  1. Головин Игорь-2.47.8

  2. Елизаров Николай – 2.56.4

  3. Шәмгуллин Арсен-3.10.7

Предприятие һәм оешма хатын-кызлары:

  1. Шемырева Анастасия-3.59.3

  2. Вәлиева Инна-4.10.1

  3. Шакирҗанова Эльмира-4.14.9

"Милләт кроссы" Лениногорскның спорт һәм энергия белән тулы шәһәр булуын кабат күрсәтте.

Фото: ЛМР матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International