Лениногорскида «Сила внутри тебя»грант проектын төгәлләделәр

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның февраленнән Татарстан Республикасы "ЛМР"МБ "ЛОГОС" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге" МБУ белгечләре Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырылган «Сила внутри тебя» грант проектын үткәрделәр.

Берничә ай дәвамында проектта катнашучылар өчен төркемле тренинглар, эмоцияләр һәм стресс белән идарә итү буенча тематик дәресләр, педагог-психологлар белән индивидуаль консультацияләр үткәрелде.

"Логос" үзәге директоры Ольга Викторовна Ященко һәм педагог-психолог Диләрә Рәис кызы Мортазина барлык студентларга активлык, ихласлык һәм үз-үзләрен үстерүгә омтылышлары өчен рәхмәт хатлары тапшырдылар.

"Бу юлда безнең белән булган һәр студентка чын күңелдән рәхмәт белдерәсебез килә. Сезнең ачыклыгыгыз һәм үз өстегездә эшләвегез – уңышка илтә торган көч. Хезмәттәшлек өчен рәхмәт", - диде Ольга  Викторовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International