«ЛОГОС» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә педагог-психологлар Мортазина Диләрә Рәис кызы һәм Антипова Анастасия Николаевна "Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте" ДАҺБУ студентлары өчен "Кояш нурларында синең портретың"темасына чара үткәрделәр.
Чараның максаты - һәр студентка үзенең кабатланмаслыгын һәм кыйммәтен күрергә ярдәм итү. Безнең һәрберебезнең үз талантлары, хыяллары һәм эчке ресурслары булган уникаль шәхес булуын аңлау.
Дәрес тренинг формасында узды. Иҗади күнегүләр дә булды. Түгәрәктә фикер алышулар булды, анда һәркем бер-берсе турында нәрсәдер белде. Студентлар рәсем ясадылар, яздылар, аралаштылар, үзләрен ачтылар.