Ел саен җылыту сезоны башлану белән торак йортларда һәм фатирларда көнкүреш янгыннары саны арта, аларның сәбәпләре - еш кына җылыту системаларын һәм җайланмаларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу, электр челтәрен артык күп куллану, шулай ук гадәти гамьсезлек.
Көчле салкыннарда, җилле көннәрдә халык еш кына өстәмә җылыту приборлары (плиткалар, электр җылыткычлар һ.б.) куллана. Болар барысы да янгынга китерергә мөмкин. Еш кына мондый янгыннарда кешеләр һәлак була. Моны булдырмас өчен янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Үз йортыңны янгыннан саклап калу-мөлкәтеңнән мәхрүм калмау, үз гомереңне һәм сәламәтлегеңне куркыныч астына куймау дигән сүз.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге җылыту сезоны килү белән шәхси торак йортларда һәм фатирларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген искәртә.
Электр җылыту приборларыннан файдаланганда тыела:
• электрүткәргечләрне һәм изоляцияне бозган кабельләрне эксплуатацияләргә;
• розеткалардан, рубильниклардан, зарарланган башка электр җайланмаларыннан файдаланырга;
• вакытлыча электрүткәргеч кулланырга.
Мичләрне һәм каминнарны эксплуатацияләгәндә тыела:
* ягыла торган мичләрне һәм каминнарны караусыз калдырырга, шулай ук аларны күзәтүне кечкенә балаларга тапшырырга;
• ягулыкны, башка янучан матдәләрне һәм материалларны яну алдыннан табакка урнаштырырга;
• мичләрне һәм каминнарны кабызу өчен бензин, керосин, дизель ягулыгы һәм башка тиз янучан матдәләр кулланырга;
• бу ягулык төрләре өчен билгеләнмәгән мичләрне күмер, кокс һәм газ белән ягарга;
• мичләрне һәм каминнарны кыздырырга.
Газ плитәсе эшләгәндә, камин, мич ягылганда яки электр приборлары эшләгәндә балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Янгын чыкканын күрсәгез, бу хакта«101», яки «112» телефоннары буенча хәбәр итегез!
ТР ЛМР буенча профилактика эше күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге