Лениногорскида күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «күп балалы гаиләләргә нинди ташламалар каралган»дигән мәгълүмати чара үткәрде.

Чара күп балалы гаиләләрнең дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәрдарлыгын арттыру максатында оештырылды. Педагог ярдәмнең һәр төрен алу алгоритмын җентекләп аңлатты. Шулай ук Татарстан Республикасында каралган социаль ярдәм чаралары турында консультация бирде. Ләйсән Хәйруллина катнашучыларның барлык сорауларына тулы җаваплар бирде.

Очрашу азагында эмоциональ арт-конструктор кулланып диагностика үткәрделәр, анда катнашучылар алынган мәгълүматлардан соң үзләренең эмоцияләрен махсус шаблонда билгеләп үттеләр. Бу катлаулы хокукый тематиканың никадәр аңлаешлы һәм уңайлы кабул ителүен ачык бәяләргә мөмкинлек бирде. Хезмәт алучылар файдалы һәм аңлаешлы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International