Лениногорскида велосипед спорты буенча «Татнефтьвело Кубогы»ярышлары узачак

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

2025 елның 13 сентябрендә «Татнефть» ГАҖ, «Лениногорскнефть» НГЧИ һәм Лениногорск шәһәренең юбилей даталарын бәйрәм итүгә багышланган «Татнефтьвело Кубогы» велосипед спорты буенча ярышлар уздыру сәбәпле, шәһәр күле һәм «Мәхәббәт» паркы районында автотранспорт чаралары хәрәкәте өчен вакытлыча чикләү кертеләчәк, чикләүләр 08:00 дән 16:00 гә кадәр була.

Чикләүләр кысаларында а/м өчен юллар ябылачак:

- Мәктәп урамыннан Яр буе урамына;

- Бондаренко урамыннан Яр буе урамына;

- Профсоюз урамыннан Яр буе урамына;

- Совет урамыннан Яр буе урамына;

- Комсомол урамыннан Яр буе урамына;

- Спорт урамыннан Яр буе урамына;

- Яр буе урамыннан Гагарин урамына таба боҗралы хәрәкәт;

 Корчагин урамыннан Гагарин урамына;

- Гагарин урамыннан Ленинград урамына боҗралы хәрәкәт;

- Ленинград урамы буйлап Булгаков урамы киселешенә кадәр бару;

- Булгаков урамы буйлап Ленин урамы белән кисешкән урыннан Яр буе урамы белән кисешкән урынга кадәр бару;

- Гагарин урамы буйлап йөрү;

- Яр буе урамы буйлап йөрү;

- янәшәдәге территорияләрдән Ленинград һәм Булгаков урамнарына чыгу;

- Ленин проспектыннан Булгаков урамына юл;

- Яр буе, Ленинград, Гагарин, Булгаков урамнары буйлап а/м парковкалау тыела

Шәһәр халкын һәм кунакларын кертелгән чикләүләрне аңлап карауларын һәм алдан ук әйләнеп чыгу маршрутларын планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International