Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина Лениногорск шәһәрендә яшәүчеләр өчен «Беслан - бөтен планета кайгысы» акциясе үткәрде.
Аның максаты - Беслан терракты корбаннарын искә алу, террорчылык идеологиясенә каршы тору турындагы истәлекләргә юнәлтелгән. Чара террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлекнең мөһимлеге турында искәртте. Шәһәр халкы ул көннәрнең тарихи хроникалары белән таныша алды. Акция җәмгыятьтә милләтара татулык зарурлыгын ассызыклады һәм гражданлык уяулыгын ныгытуга ярдәм итте.
Акциядә катнашучылар террорчылык корбаннарын хәтер шәмнәре белән искә алдылар. Теләгәннәр үзләренең теләктәшлеген белдерү өчен #ПамятиБеслан хештегы белән фото ясый алды.