3 сентябрь-Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә.

Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә (Төньяк Осетия) булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган, Ул вакытта моңарчы күрелмәгән рәхимсез террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды.

Террорчылык заманның иң куркыныч глобаль проблемаларының берсенә һәм бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең куркынычсызлыгына җитди куркыныч янауга әверелде. Һәм террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне бердәм максат өчен дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International