Игътибар! Эшмәкәрләр өчен "Бердәм ачык ишекләр көне" үткәрелә

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Роспотребнадзор "Бердәм ачык ишекләр көне" үткәрәчәк.

2025 елның 11 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра. 

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлегендә Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Грибоедов ур., 10 адресы буенча эшкуарларга консультация бирү оештырылачак.

Эшмәкәрләрне "Бердәм ачык ишекләр көне" ндә алдан язылу буенча 8(8553)22-65-14 телефоны буенча кабул итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International