Лениногорскида Белем көненә багышланган чаралар узды

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бәйрәм линейкаларына мөхтәрәм кунаклар, шул исәптән Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин да килде.

Бүген шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә дә үзенчәлекле бәйрәм рухы хөкем сөрде

Бу көн мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән беренче сыйныф укучылары өчен генә түгел, ә шәһәрнең барлык мәгариф җәмәгатьчелеге өчен дә үзенчәлекле булды. Укучыларны, педагогларны һәм ата-аналарны Белем көне белән котларга хөрмәтле кунаклар килде. Алар арасында Лениногорскиның эре предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, Марат Гирфанов, шулай ук Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры  Айрат Хәйруллин бар иде.

Кунаклар җыелганнарга үгет — нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр, укучыларга максатларына ирешүдә ныклык, кызыксынучанлык һәм якты ачышлар, ә педагогларга зирәклек, сабырлык һәм рәхмәтле укучылар теләделәр.

"Хәзерге заман мәгарифен цифрлы технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый, алар укыту һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ача. Лениногорск мәктәпләре укучылары һәм студентлары бу инструментларны югары нәтиҗәләргә ирешү өчен актив кулланалар. Барыгызга да уңышлы уку елы телим",- диде Айрат Хәйруллин

Быел парта артына 8000нән артык укучы утырды, шуларның меңгә якыны — беренче сыйныф укучылары. 3000 гә якын студент махсус урта уку йортлары бусагасын атлап керде: Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте (ЛМХПК), Лениногорск нефть техникумы (ЛНТ) һәм Лениногорск политехника көллияте (ЛПК). 600дән артык студент – КНИТУ-КАИ филиалының беренче курсында белем алачак.

Барлык укучыларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйбыз. Ул якты вакыйгалар, тирән белемнәр, иҗади уңышлар һәм нәтиҗәле эш белән тулы булсын. 

Фото: ЛМР матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International