«Юбилейный» паркында Республика көне матур һәм бәйрәмчә узды. «Республика казанышы» дип аталган бәйрәм елмаю, музыка һәм шатлык белән тулды.
Халыкны һәм кунакларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Михайлова Зөлфия Габделхәммәт кызы котлады. Бәйрәм уңаеннан велоузыш узды. 15 егет һәм кыз иң әһәмиятле документ - паспорт алды. Брошкалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Теләүчеләр ГТО нормаларын тапшыра алдылар. Талантлы үзешчән артистларыбыз чыгыш ясады.