Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре «Россия Федерациясендә пробация турында» законны гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр.
Лениногорск муниципальара филиалының пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров Мәгариф идарәсе башлыгы Вагиз Санатуллин, "Бердәм Россия" җирле бүлеге секретаре Игорь Храмов белән берлектә Лениногорскида күп балалы һәм аз керемле гаиләгә адреслы ярдәм күрсәттеләр.
Балаларга яңа уку елында кирәкле канцелярия товарлары тапшырылды.
"Безнең өчен күзәтчелек алып бару гына түгел, бәлки кулдан килгәнчә социаль ярдәм күрсәтү дә мөһим, бигрәк тә бу балалы гаиләләргә һәм Белем көне кебек мөһим вакыйгага әзерләнүгә килгәндә", – дип билгеләп үтте пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров.