Татарстан Республикасы көне алдыннан Казанда зур вакыйга-республикабызның барлык почмакларыннан берьюлы 45 гашыйк парның никахлашу тантанасы булачак. Барлык муниципаль районнардан һәм шәһәр округларыннан килгән яшь пар бу көнне балдаклар алмаша һәм бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык сүзләрен әйтә.
Әлеге тантаналы чарада шәһәребезне талантлы пары – Нияз Рамил улы Галиев һәм Валерия Леонидовна Больших тәкъдим итәчәк.
Нияз-якташыбыз. Балачактан ук ул спорт белән мавыга һәм югары нәтиҗәләргә ирешә, трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Россиянең спорт мастеры була. Бүген Нияз уңышлы эшмәкәр, «Озон» заказлар бирү пунктлары челтәренә ия һәм үз бизнесын үстерүен дәвам итә.
Валерия Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәреннән. Быел ул Туймазы медицина көллиятен яхшы билгеләргә тәмамлаган, ә хәзер косметолог һөнәрен үзләштерә, үз эшендә иң яхшы белгеч булырга омтыла.
Аларның танышуы, күп кенә заманча мәхәббәт тарихлары кебек үк, Туймазы шәһәре кафесында уртак дуслар компаниясендә була. "Без дустым һәм аның хатыны белән утырдык, һәм дустының хатыны үзенең иң яхшы дустын чакырырга булды. Без аны ике сәгать көттек, ләкин Валерия килгәч, мин юкка көтмәгәнемне аңладым!"- дип елмаеп истәлекләре белән уртаклаша Нияз.
Акрынлап аралашу көчле хисләргә әверелде. Валерия белән очрашу өчен Нияз һәр ике көн саен Башкортстанга юл тота. 10 айдан соң ул Абхазия буенча романтик сәяхәт вакытында сөйгәненә кулын һәм йөрәген тәкъдим итә.
Нияз белән Валерияне булачак тантана белән котлыйбыз һәм яшь гаиләләренә ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, озак елларга үзара ихтирам һәм бәхет телибез.