2025 елның 1 сентябреннән студент кызлар социаль фондтан яшәү минимумы нигезендә исәпләнгән йөклелек һәм бала табу буенча пособие ала алачак

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

2025 елның 1 сентябреннән студент кызлар социаль фондтан йөклелек һәм бала табу буенча  (t.me/sfr_gov/2425), яшәү минимумы нигезендә исәпләнгән пособие ала алачак. Бу илдә шул исәптән «Гаилә»илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган яшь гаиләләргә ярдәм итүнең тагын бер мөһим чарасы.

 Түләүне югары уку йортларында, көллиятләрдә, училищеларда, техникумнарда, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларында һәм фәнни оешмаларда көндезге бүлектә укучы студент кызларга бюджет яки түләүле нигездә укуларына карамастан билгеләячәкләр. Пособие суммасы йөклелек һәм бала табу буенча ялның дәвамлылыгына һәм яшәү төбәгенә бәйле булачак (t.me/sfr_gov/2028).

Цифрлаштыру ярдәмендә бу һәм башка түләүләргә гаризаны онлайн, шулай ук клиент хезмәтендә бирергә мөмкин булачак (t.me/sfr_gov/2425).

Рәсмиләштерү өчен кирәк булачак:

●хезмәткә сәләтсезлек чорын раслый торган медицина оешмасыннан белешмә

● уку йортыннан көндезге формада йөклелек һәм бала табу буенча отпуск вакыты күрсәтелгән белешмә. Пособие отпускның бөтен чоры өчен үк түләнә.

 Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (тәүлек буе-24/7, шалтырату бушлай).

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International