«Балерина» фонтаны янындагы мәйданчыкта "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Терроризмга юк!»акциясен уздырды.
Акциянең максаты-террорчылык проблемасы турында хәбәрдарлыкны арттыру, аңа карата тискәре мөнәсәбәт һәм аңа каршы көрәштә теләктәшлек формалаштыру. Катнашучылар гражданлык уяулыгы принциплары һәм теракт куркынычы булганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында белделәр.
Материалны яхшырак үзләштерү өчен оештыручылар тематик белешмәләр һәм буклетлар әзерләделәр. Яшүсмерләр акциядә актив катнаштылар: үтеп баручыларга мәгълүмати материаллар тараттылар һәм террорчылыкка каршы торуның мөһимлеге турында сөйләделәр.