27 августта, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәт кызы исеменнән Татарстан Республикасы алдында аерым казанышлары булган гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды
Бу тантанада Лениногорск районыннан Гыйльметдиновлар гаиләсе катнашты.
Әлеге гаилә Зәй-Каратайда яши. Гаилә башлыгы – Айзат Әслахетдин улы 2002 елдан бүгенге көнгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегендә вакытлыча тоту изоляторы начальнигы вазыйфасында хезмәт итә, полиция капитаны исеменә ия. Хәзерге вакытта, хезмәтеннән аерылмыйча, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында югары белем ала. Эчке эшләр министрлыгы структурасында күпьеллык үрнәк хезмәте өчен ведомство бүләкләренә ия: 1 нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлык өчен» медальләре бар, "Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесенә ия.
2023 елның июненнән 2023 елның сентябренә кадәр махсус хәрби операция зонасында хезмәт командировкасында булган, «Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Лилия Әсгать кызы Гыйльметдинова һөнәри училище тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген 2000 елда кибеттә сатучы булып башлый. Аннары Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» медицина-санитария частендә ашарга пешерүче булып эшли.
2025 елда «Карау, тәрбияләү буенча ярдәмче» һөнәри әзерлек курсын узып, бүген ике өлкән кешене карый. Лилия ханым турында өлкәннәр җылы итеп сөйлиләр, рәхмәтләр әйтәләр.
Гыйльметдиновлар гаиләсендә – биш бала, дүрт кыз һәм бер малай. Гаиләдә татулык һәм үзара хөрмәтләү. Балаларны эш белән тәрбияләп үстерәләр, алар бер-берсенә ярдәм итәләр, әти-әнигә дә булышалар. Кызлары Ясминәнең «СВОих не бросаем» Лениногорск волонтер төркеменең координаторы Светлана Салиховадан СВО зонасында булган хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрүдә катнашуы өчен рәхмәт хаты бар.
Гыйльметдиновлар гаиләсенең төп традициясе – барлык бәйрәмнәргә әти-әниләр һәм туганнар белән бергә өйдә җыелу. Гаилә традицияләрне саклаучы, авылдашлары арасында абруй һәм ихтирам казанган ныклы һәм тату гаилә үрнәге булып тора.
Татарстан Республикасы Рәисенең тантаналы кабул итүендә Лилия Әсгать кызына “Ана даны - Материнская слава” медале белән бүләкләнде. Лилия ханымны котлыйбыз!