Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Гыймаев район имамнары белән очрашуда катнашты

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Лениногорск шәһәренең «Ихлас» мәчетендә район имамнары һәм актив мөселманнарның эшлекле очрашуы узды.

Конфессияара диалогны һәм социаль партнерлыкны ныгытуга юнәлдерелгән чарада Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Марат улы Гыймаев катнашты.

Егермедән артык имам һәм утызлап мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләрен җыйган очрашу актуаль социаль һәм рухи мәсьәләләр буенча фикер алышуга багышланган иде.

Төп доклад белән Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов чыгыш ясады. Үзенең мөрәҗәгатендә ул дини һәм иҗтимагый тормышның төп аспектларына, шул исәптән мохтаҗ категория гражданнар арасында зәкят һәм фитр-садака җыюны һәм бүлүне оештыруга, хәрби хезмәткәрләргә – махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди һәм рухи ярдәм күрсәтүгә, изге эшләр башкаруның һәм җәмгыятьтә үзара ярдәмләшү һәм кызгану принципларын тәрбияләүнең мөһимлегенә кагылды.

Шәһәр прокуроры Марсель Марат улы Гыймаев, үз чиратында, мошенниклыкка каршы чаралар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул халык, бигрәк тә өлкән яшьтәге гражданнар белән профилактик аңлату эшләре алып баруда хокук саклау органнары һәм дини институтларның бергәләп эшләвенең мөһимлеген ассызыклады. Мондый эшнең төп максаты - гражданнарны хокукка каршы янаулардан яклау һәм аларның мөлкәтен саклау.

Чара кысаларында Булат хәзрәт Раупов яңа билгеләнгән хәзрәтләргә имам вазифаларын башкарырга рөхсәт итә торган рәсми таныклыклар тапшырды. Шулай ук балалар өчен ислам нигезләрен өйрәнү буенча җәйге курсларны оештыручылар да рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Очрашу район халкының тынычлыгы, иминлеге һәм чәчәк атуы турында гомуми дога белән тәмамланды, аннан соң катнашучылар чәй эчкәндә аралашуларын дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International