Лениногорскида Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган акция узды

2025 елның 22 августы, җомга

Лениногорскида «Балерина» фонтаны янында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган акция узды. Чара "Гаилә" илкүләм проекты, "Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм мәдәният инфраструктурасы" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 
  
Мастер-класслар оештырылды, анда һәркем үз куллары белән ленталардан брошь ясый, канатлар фонында Россия триколоры төсләре белән төшерелгән фотога төшә алды. Малайлар асфальтка рәсем ясадылар. Балалар иҗат йорты һәм мәдәният сарае волонтерлары шәһәр халкына бәйрәм символлары — тасмалар бүләк итте. 
  
"Логос" һәм "Яшь гвардия" психологик-педагогик ярдәм үзәге укучылары флаг көне уңаеннан Россия Федерациясе Гимнын башкардылар.

Фото: ЛМР матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International