Лениногорскида шәһәр юбилеена багышланган Урам викторинасы уздырдылар

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре шәһәрнең 70 еллыгына социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар өчен «Минем яраткан Лениногорск»урам викторинасы оештырды. 

Чара туган шәһәр турында белемнәрне ныгытуга, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә һәм юбилей датасы хөрмәтенә бәйрәм атмосферасы булдыруга юнәлдерелгән. Катнашучылар Лениногорскның истәлекле урыннары фотосурәтләрен карадылар, аның тарихы, традицияләре һәм заманча казанышлары белән таныштылар.

Викторина истәлеккә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды. Мондый акцияләр үсеп килүче буынның туган як белән элемтәсен ныгытырга ярдәм итә һәм аның киләчәге өчен җаваплылык хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International