Лениногорскида профсоюзлар Федерациясе эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмә узачак

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

20 августта Лениногорскиның «Биеклек» яшьләр үзәгендә ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Васильева Татьяна Юрьевна катнашында ТР Профсоюзлар федерациясе эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча ТР Профсоюзлар федерациясе көненә багышланган семинар-киңәшмә узачак.

Киңәшмә программасында шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясенең бүлек башлыгы - хезмәтнең баш техник инспекторы Андина Ирина Васильевна, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең хокукый хезмәт инспекторы Мингалиева Гүзәл Тауфик кызы чыгышлары да бар.

Катнашырга эш бирүчеләрне, кадрлар эше, хезмәтне саклау, юридик хезмәтләр белгечләрен чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International