Лениногорскида батырлык һәм кыюлыкның яңа символы — Россия Герое Дамир Исламовка мурал барлыкка килде. Чара «Геройлар йөзе» федераль проектының «Туризм һәм кунакчыллык»илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.
Тантаналы ачылышта Марат Гирфанов, геройның сеңлесе Регина гаиләсе белән, яшь армиячеләр катнашты.
Монументаль эш Чайковский урамындагы 18 нче йортның фасадын бизәде, якташыбызның, чын патриотның батырлыгы турында һәркайсыбызга искә төшерде. Шулай ук бу көнне Дамир Исламов исемендәге 6 нчы мәктәп территориясендә урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Гвардия өлкән лейтенанты, танк взводы командиры Дамир Нәзир улы Исламов үзенең экипажы белән бергә дошманның биш танкысы белән тигезсез сугышта һәлак булды, аларның дүртесен юк итте. Офицерга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.
«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты 2025 елдан Россиянең туристлык тармагы үсешенең төп стратегияләренең берсе булып тора. Проектның максаты-туризм өчен шартлар тудыру, ил икътисадында туристлык тармагының ролен арттыру һәм туристлык сәфәрләре санын арттыру.
«Геройлар йөзе» федераль проекты балаларда һәм яшүсмерләрдә Ватан тарихына, илебезнең героик үткәненә һәм бүгенгесенә, шулай ук хәрби хәрәкәтләр һәм фидакарь хезмәт геройларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Мисал итеп Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны, хезмәт ветераннарын, шулай ук күренекле тарихи һәм фәнни шәхесләрне илһамландыручы образлар китерелә.