Лениногорскида Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Дуслык» лагеренда Яшь буынны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Минем Ватаным» республика грант проекты уңышлы старт алды. Чара 2025 елда тәмамланган «Демография» илкүләм проектына алмашка килгән «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы кысаларында узды.
«Минем Ватаным» - ул уеннар гына түгел, ә көчле рухлы һәм тәнле чын патриотлар тәрбияләүнең мөһим өлеше булган проект. Балалар пневматик винтовкадан ату, граната ыргыту буенча ярыштылар. Шулай ук «Беркут» хәрби-патриотик клубы егетләре строевой әзерлек, кул сугышы яки корал (макетлар) белән эш итү күнекмәләрен күрсәтергә тиеш иде.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгына балаларыбыз өчен шундый мөһим чаралар үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез.
Россия Федерациясенең «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде. Программа халыкның барлык категорияләре һәм төркемнәре өчен физик культура һәм массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.