«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы юлдан тыш мототранспорт чараларын йөртүчеләрне чыгарды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы И. Н.Галимов укучылардан имтихан алды.
Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, анда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр. Аннары имтиханның практик өлеше булды.
Гариза биргән 5 курсантның 4се имтиханны уңышлы тапшырды, 1се килмәде.
Материалларны Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенә тапшырганнан соң, алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
И.Н. Галимов, Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы