Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

2025 елның 15 августы, җомга

Чираттагы Якты ишегалды бәйрәме Лениногорскида Володарский ур., 11 адресы буенча узды. Чара «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында 12 нче ТИҮ һәм «Жилсервис»ҖЧҖ тарафыннан оештырылды.  

Володарский урамындагы ишегалды 2024 елда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә яңартылды. Хәзер бу торак пространство гына түгел, ә барлык буын кешеләренең ял итү һәм аралашу өчен уңайлы урын.  

Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков микрорайонда актив яшәүче Татьяна Таябинага Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук район башкарма комитетыннан Фәридә Бакиева һәм Нина Лобкова да Рәхмәт хатлары алдылар.  
Булачак укучылар да игътибарсыз калмады-Алия Ситр һәм Алия Портновага 1 сентябрьгә бүләк җыелмалары тапшырылды. Балалар өчен чын бәйрәм рухы тудырып, күңелле уеннар, конкурслар һәм күңел ачулар оештырылды.  

Бәйрәм кунакларын якты иҗат номерлары сөендерде. Железнодорожный МФЦ коллективы, «Дуслык», «Россиянка», «Забава» вокаль ансамбльләре, шулай ук Лениногорск үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларга күңелле җырлар һәм дәртле биюләр бүләк иттеләр.  

Ишегалды бәйрәме-күңел ачу чаралары гына түгел, күршеләрнең  мөнәсәбәтләрен ныгыту, яшәү һәм ял итү өчен уңайлы мохит булдыру мөмкинлеге дә ул. 2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Гаилә» илкүләм проекты старт алды, ул 2030 елга кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты гаилә институтына ярдәм итүгә, традицион кыйммәтләрне саклауга һәм барлык буыннарның ялы өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.  

Фото: ЛМР матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International