Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар өчен компьютер уеннары темасына багышланган гадәти булмаган чара узды.
Балалар виртуаль дөньяның уңай һәм тискәре яклары турында белеп кенә калмадылар, ә җанлы дискуссиядә катнаштылар.
Хәзерге балалар һәм яшүсмерләр компьютер уеннары тормышның аерылгысыз өлешенә әверелгән дөньяда үсә. Ләкин алар шулай куркынычсызмы соң? Чара барышында катнашучылар уеннарның нинди мөмкинлекләр бирүен тикшерделәр. Ләкин минуслар турында да онытырга ярамый: уенга бәйлелек куркынычы; агрессив контентның психикага йогынтысы; физик активлыкның кимүе һәм башкалар
«Чынбарлык һәм виртуальлек арасында» ролигын караганнан соң, файдалы мавыгу һәм куркыныч бәйлелек арасындагы чикнең кайда узуы турында актив фикер алыштылар. Күпләр шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашты, ә үзәк белгече уен һәм реаль тормыш арасында балансны ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирде.
Чара күрсәткәнчә, компьютер уеннары-ул күңел ачу гына түгел, ә ярдәм итә дә, зыян китерә дә ала торган катлаулы цифрлы дөнья. Иң мөһиме-үз вакытың һәм хис-кичерешләрең белән идарә итәргә өйрәнү.
Очрашу ахырында катнашучылар «куркынычсыз уенның 5 кагыйдәсе» белешмәлекләрен алдылар.