Лениногорскида спорт өлкәсендә эшләүчеләрне физкультурачылар көне уңаеннан котладылар. "ЛМР" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының Рәхмәт хатларын һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау билгеләрен тапшырды.
Физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгының мактау билгесе белән бүләкләнделәр:
Кузьмина Елена Юрьевна, А. В. Звягинцев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы;
Савельева Зилә Мирхәт кызы, 1 нче спорт мәктәбе директоры;
Токарев Виктор Иванович, 2 нче спорт мәктәбенең шахмат буенча тренер-укытучысы