Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

2025 елның август башында Татарстан Республикасының бер мунчасында янгын чыккан. Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәләре фаҗигале – хатын-кыз һәм ир-ат һәлак булган. Беренчел сәбәп-мунча мичен якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге мунча биналарын эксплуатацияләү үзенчәлекләре аркасында янгын чыгу куркынычы аеруча зур дип кисәтә. Мунчалардан файдалану процессында янгынга каршы куркынычсызлык, аны төзегәндәге кебек үк, мөһим.

Мунча һәм сауналарда янгыннарны булдырмас өчен түбәндәге саклык чараларын үтәргә кирәк:

- мичләр һәм төтен чыгару юллары квалификацияле белгеч тарафыннан урнаштырылырга тиеш. Мичләрнең һәм төтен чыгару юлларының торышын даими тикшерү, шулай ук аларны корымнан чистарту янгыннарны булдырмаска ярдәм итәчәк;

- мунча һәм сауналарны бизәү янмый торган материаллар белән башкарылырга тиеш. Бизәкләгәндә керамик плитка, таш яки металл куллану янгын чыгу куркынычын киметергә ярдәм итәчәк;

- электрүткәргеч төзек булырга һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килергә тиеш. Кулдан ясалган электр приборларын куллану киңәш ителми;

 янган шәмнәрне яки сүнмәгән тәмәкеләрне күзәтүсез калдырмагыз. Бу җиңел кабынучан материалларның януына китерергә мөмкин.

- газ җиһазлары төзек булырга һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килергә тиеш. Газ җиһазларын даими тикшерү шартлауларны һәм янгыннарны булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы-ул безнең һәрберебезнең җаваплылыгы. Бу гади кагыйдәләрне үтәү мунча һәм сауналарда янгыннарны булдырмаска, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.

Янгынны ачыклаганда бу хакта  «101», яки «112»телефоннары буенча хәбәр итегез.

ТР Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International