Бакча культураларын сату сезоны башлану белән Роспотребнадзор кулланучыларны сәламәтлек өчен мөмкин булган куркынычлардан качу өчен карбыз һәм кавын сайлау һәм сатып алуның мөһим кагыйдәләренә игътибар итәргә чакыра.
Бакча культураларын юл буенда һәм җиһазланмаган урыннарда сатып алмаска киңәш итәбез, чөнки мондый шартларда сатыла торган продукция тиешле санитария экспертизасын узмаска мөмкин. Моннан тыш, карбыз автомобильләр газларындагы авыр металларны сеңдерү үзлегенә ия.
Карбыз һәм кавыннарны санкцияләнгән сату нокталарында сатып алганда, продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы озата баручы документларның тулы пакеты булуын тикшерегез. Бу сертификат яки карбыз үстергән оешманың туры килү турында декларациясе, шулай ук сыйфат турында таныклыгы булырга мөмкин. Сатучыда шулай ук продукция сатучы юридик зат турында мәгълүмат, эш вакыты күрсәтелгән вывеска, шулай ук үлчәүләр һәм бәяләр булырга тиеш.
Кулланучылар сатучыдан продукциягә документлар таләп итәргә тулы хокуклы. Вак ваклап сату оешмалары хуҗалары гомуми гигиена таләпләренә буйсынырга тиеш: сәүдә территориясен дә, сәүдә биналарын да чиста тотарга, чүп-чарны һәм азык-төлек калдыкларын вакытында чыгарырга. Сатучыларның шәхси медицина кенәгәләре булырга, медицина тикшерүләре һәм гигиена әзерлеге узарга, чиста киемдә эшләргә һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
Сәүдә урыны киртә белән җиһазландырылган булырга һәм түбә астында булырга тиеш, карбызлар – тент белән капланган һәм җирдә түгел, ә махсус стеллажларда сакланырга тиеш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, карбызларны кисәкләргә бүлү катгый тыела, чөнки кисем урынында зарарлы микроорганизмнар тиз үрчи.
Өлгергән карбызны сайлаганда япманың бөтенлегенә һәм кабыкның ачык төсенә игътибар итегез. Ян ягындагы ачык тап максималь сары яки кызгылт сары булырга тиеш. Өлгереп җиткән карбыз шакылдатканда яңгыравыклы тавыш чыгара һәм тыгыз ялтыравыклы кабыкка ия була.
Карбызны кисәр алдыннан яхшылап юарга, ә кискән җимешләрне суыткычта гына сакларга кирәк. Әгәр карбыз кискәннән соң әче ис чыгарса, аны ашарга ярамый — бу микробиологик бозылу процесслары башлануын күрсәтә, ә бу азыктан агулануга китерергә мөмкин.
Кавыннарны да, карбыз кебек үк, шул ук кагыйдәләр буенча сайлыйлар, ләкин аермалары да бар. Кавынның койрыгыннан капма-каршы ягы бераз йомшак булырга тиеш, каты булса, бу кавын өлгермәгән дигән билге. Кавынга чиертсәң, тавыш тонык булырга тиеш. Кавыннан һичшиксез хуш ис килергә тиеш, ис булмаса, бу җимешне сатып алырга кирәкми.
Роспотребнадзор гражданнарны күрсәтелгән киңәшләрне үтәргә чакыра.